...Бу кара тупрак эчендә ничәләр          
Йатырлар ошбу төн, көндез, кичәләр.
Кеме солтан, кеме кол, кеме әмир,    
Кеме хуҗа, кеме бай, кеме фәкъир... 
Кеменең тупракын йиллөр сүүереб,   
Кеменең сөнгөкләре көнгә корыб...—

Х.Кятиб  

  

Татар  тарихы

(Тарих ҺӘм заман)

 

Очерки Равиля Фахрутдинова
(на татарском языке)

Источник: Р.Г.Фахрутдинов. Вечерний азан.
Научно-популярное издание. — Казань: Татарское книжное издательство, 1997, 223 с. — на татарском языке. ISBN 5-298-00654-Х
Тираж 5000 экз.

 

Р.Г.Фәхретдиновның
ике очеркы

Алтын Урда һәм татар тарихы

Р.Г.Фәхретдинов. Кичке азан. — Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1997. — 223 бит.
Научно-популярное издание на татарском языке.  // 135...146 битләр.
 

...Тарихта «Җуҗи олысы» исеме белән мәгълүм Алтын Урда дәүләте бөтен Евразиядә урта гасырларның иң зур дәүләте, элеккеге күчмә һәм яңа шәһәр культурасының классик симбиоз-кушылмасын тәшкил иткән бай цивилизация үзәге булган. Дөнья сәясәтенең игътибар үзәгендә торуы, хәтта шул сәясәткә тәэсир итә алу көче ягыннан аны элегрәк яшәгән Габбасилар дәүләте (Багдад халифәлеге, 750-1258 еллар) белән генә чагыштырып булыр иде.

Әгәр дә Алтын Урданы төзүчеләр булып чыңгызлы монголлар саналса, дәүләтнең төп халкын элеккеге җирле, кардәш төрки кабиләләр — кыпчаклар, шулай ук болгарлар, маҗарлар, угызлар, хазарларның калдыклары һәм, безнең карашыбызча, Үзәк. Азиядән күчеп килгән төрки телле татар кабиләләре тәшкил иткән. Аларның бер өлеше көнбатышка әле монгол яулары башланганчы ук күчеп килгәннәр, ә икенчеләре исә XIII йөзнең 20-40 нчы елларында Чыңгыз хан һәм Бату хан (Батый) җитәкчелегендә Көнбатыш Себерне һәм Көнчыгыш Европаны яулап алу сугышларында катнашканнар.

Әгәр дә Алтын Урданың этник дөньясында башка төрки халыкларның булуы фәндә шик тудырмаса, монголлардан үзгә булган татарларның төркилеге мәсьәләсе төрле чорларда күптөрле бәхәсләр уятты. Үткән йөзләрнең күренекле урыс тарихчылары В. Татищев һәм Н. Карамзин монголларны һәм татарларны бер-берсеннән аерып карап, Алтын Урдада татарлар күбрәк булган дип язсалар, бүгенге совет тарихчыларының кайберләре шул борынгы татарларның Чыңгыз һәм Бату ханнар гаскәрләрендә булмаганлыгын һәм аларның, гомумән, хәзерге татар халкының этник тарихына бернинди катнашы юклыгын дәгъвалыйлар.

Бу бик тә мөһим, принципиаль мәсьәлә, чөнки аны хәл итүгә халкыбызның борынгы тарихының ифрат та җитди фәнни проблемалары бәйле. Шуңа күрә илебезнең зур төрки халыкларыннан булган татары халкының аерылгысыз өлеше һәм аңа исем биргән борынгы татарларның тарихы белән танышып үтү бик тә зарури булыр. Нәкъ менә шул башлангыч тарих белән Алтын Урданың гомумтарихи мәсьәләләре, аларны бүгенге көн, яңача фикер йөртү таләпләреннән чыгып хәл итү аерылгысыз бәйләнгән.

Иң элек, хөрмәтле укучыларга Алтын Урданың үзе турында кыска гына белешмә биреп үтик. Алтын Урда — XIII йөзнең беренче яртысында төзелгән Монгол империясенең көнбатыш өлеше; ул көнчыгышта Иртеш елгасыннан — көнбатышта Дунай ярларына, төньякта Болгардан — көньякта Кавказның атаклы Дәрбәнд тарлавыгына хәтле булган бик зур территорияне биләп торган. Бу олуг дәүләт үзе ике зур олыска (өлкәгә) бүленеп, көнбатыштагы төп өлеше Ак Урда, ягъни Алтын Урда үзе, ә көнчыгыштагысы Күк Урда дип аталганнар — монысына Урта Азиядәге һәм Казахстандагы җирләр кергән. Бу бүленешнең нигезендә элек кыпчаклар белән угызлар арасында узган кабиләара чик ята. «Алтын Урда» сүзе бу дәүләт ханнарының «алтын чатыр»ларына нисбәтле аталган. «Алтын» һәм «ак» сүзләре ул чорларда синонимик, бер мәгънәне аңлаткан сүзләр дә булганнар. Атаклы «Идегәй» дастанында, мәсәлән, «Алтын Урда, Ак Урда» билгеләмәсе еш очрый. Шул ук дастанда һәм XIV йөздә Алтын Урдада, аның башкаласы Сарай шәһәрендә булган атаклы гарәп сәяхәтчесе Ибн Баттута язмаларында хан сарае «Алтын Таш» дип тә атала. «Урда» сүзе ханнарның күченеп йөргән чордагы ставка-резиденциясен яки шундагы хан чатырын аңлаткан. Бу исем соңгарак кайбер шәһәрләргә дә күчкән, мәсәлән, Урда эл Муаззәм, Урда эл Җәдид, Урда Базар дигән шәһәрләр булганлыгы билгеле. Алтын Урда гарәп-фарсы географик әдәбияты буенча Җуҗи олысы дип тә мәгълүм, ә ул билгеләмә Монгол империясен төзегән Чыңгыз ханның олы улы Җуҗи исеме белән бәйле. Чыңгыз үзенең улына көнбатыштагы әле яулап алынмаган, әмма алынырга тиешле җирләрне васыять итә һәм алар озакламый яуланалар да. Тик бу эшне Җуҗи үзе түгел (чөнки ул әтисе Чыңгыз белән бер елны — 1227 елда үлеп китә), ә аның улы, ягъни Чыңгыз ханның оныгы Бату башкара. Ул 1236-1240 елларда бөтен Көнчыгыш Европаны басып ала. Ике елдан соң, 1243 елның башында, Венгриядән яудан кайткач, Бату Идел буенда төпләнә һәм шунда яңа дәүләт — Алтын Урда дәүләтен төзи. Баштарак ул рәсми рәвештә Монгол империясенең бер өлеше санала, тик Бату хан тиздән мөстәкыйльлеккә ирешә, һәм ул төзегән яңа дәүләт бик нык көчәеп китә. Аның әтисе Җуҗиның, ягъни шул җирләргә Чыңгыз хан үзе хуҗа итеп билгеләгән кешенең исеме белән Алтын Урда шулай итеп Җуҗи олысы, аның ханнары җуҗилылар (чыңгызлыларның бер династиясе), ә алар исеменнән сугылган көмеш акча-дирһәмнәр җуҗи акчалары дип тә аталалар. Ниһаять Алтын Урданың рәсми булмаган, әмма шул заманнарда шактый киң таралган тагын бер исеме бар — ул «Дәшти Кыпчак» (Кыпчак даласы); дәүләтнең үзәк җирләре элекке кыпчак далаларын биләп торган, шуңа нисбәтле шулай аталган да.

Әйтелгәнчә, Алтын Урда 1243 елның башында төзелә һәм шул тарихи вакыйгага 1993 елның башында 750 ел тула.

Менә шушы Алтын Урда дәүләтен төзүдә катнашкан, алай гына да түгел, аның төп халыкларыннан булган татарларның борынгы тарихы белән танышып китик. «Татар» исемле төрки кабиләләр Көньяк Себер һәм Үзәк Азия җирләрен биләп торган Көнчыгыш Төрки каханлыгының башлыклары, яки каханнары (бөек ханнары) истәлегенә куелган язулы ташлар буенча VI гасырдан ук мәгълүм. Мәсәлән, Истәми кахан һәм Бумын каханны искә алу мәҗлесенә җыелганнар арасында «Утуз татар» (утыз татар) вәкилләре дә булган. Бу татарлар Билге каханның әтисе Илтәрис кахан җитәкчелегендәге тю-гю кабиләләренә каршы сугышканнар. Билге кахан үзе «Тукуз татар» (тугыз татар) кабиләләре белән орышкан, ә алар угызлар белән берлектә булганнар. Димәк, шул чорның көчле кабиләләре белән сугышлар алып барган төрки телле татарлар шактый куәтле берләшмәләр булганнар. «Утыз» һәм «тугыз» саннарының зур төрки-татар берлегендәге кабиләләр саны булганлыгы шик тудырмый. Борынгы татарлар IX-X йөзләрнең Кытай чыганакларында да искә алыналар, кытайлар аларны «та-тань», күбрәк «да-да» дип атаганнар.

Менә шушы татарларның бер өлеше көнбатышка күчеп китә — алар X-XI йөзләрнең кайбер чыганакларында телгә алыналар. 985 елда төзелгән «Хөдүд әл галәм» (Дөнья чикләре) исемле атаклы фарсы язмасында, мәсәлән, татарлар Төрки каханлыгы җимерелгәннән соң төзелгән Караханилар дәүләтендә итеп күрсәтелә. XI гасырда яшәгән мәгълүм уйгыр язучысы һәм тел галиме Мәхмүт Кашгари үзенең мәшһүр сүзлегендә 20 төрки кабилә арасында татарларны да атый, ә шул ук йөзнең фарсы галиме әл-Гардизи үзенең «Зайн әл әхбәр» (Хәбәрләрнең күрке) исемле тарих китабында татар кабиләләре берлегеннән булган кешеләрнең Кимәк каханлыгын төзүдә хәлиткеч урын тотканнары турында хәбәр китерә. Ул да мәгълүм булсын: кимәкләр — VIII-X йөзләрдә Көнбатыш Себердә, Иртеш елгасы буйларында яшәгән һәм, әйткәнемчә, каханлык төзегән зур төрки кабиләләр, аларның көнбатыш өлеше кыпчаклар исемендә мәгълүм. Күрәсез, татарлар белән кыпчаклар шул вакытларда ук инде бик нык аралашкан булганнар, дөресрәге, алар кардәш кавем булып зур дәүләт тотканнар. Башка кайбер чыганаклар, мәсәлән, урыс елъязмалары, шулай ук XVII йөз Хива ханы һәм тарихчысы Әбелгазый туплаган мәгълүматлар буенча да, татарларның әле монгол яуларына кадәр үк Көнчыгыш Европада булганлыгы билгеле.

Борынгы татарларның югарыда санап үтелгән тарихи чыганаклар буенча таныш булган көнбатыш төркеменең якынча булса да саннарын атау, Көнчыгыш Европа халыкларының шул чор тарихында тоткан урынын төгәл билгеләү әлегә мөмкин түгел, әмма ышанычлы итеп шуны әйтергә була: шул борынгы татарлар тора-бара, башка кардәш төрки кабиләләр белән берлектә, Алтын Урда дәүләтендә барган тарихи-этник процесста турыдан-туры катнашканнар.

Әмма татарларның тарихта шактый зур эз калдырган дәвере —аларның элеккеге үз җирләрендә, ягъни Көньяк Себер һәм Үзәк Азия далаларында монголлар белән күрше булып яшәп, Монгол дәүләтен төзүдә катнашу чоры. Монголлар һәм аларның көньяк-көнчыгыш күршеләре булган татарлар хакында кыйммәтле хәбәрләр тупланган XIII-ХVII йөз монгол, кытай, фарсы һәм гарәп тарихи чыганакларын җентекләп тикшергәннән соң, татарларның, монголлардан үзгә, төрки телле кабиләләр булганлыгына һич шик калмый. Хәтта кайбер хәбәрләрнең каршылыклы булуларына да карамастан, төрки татарларының тарихы монгол һәм аларга кардәш кабиләләр, мәсәлән, кэрэитлар, меркитләр, ойротлар, кайманнардан бик нык аерылып тора. XIII гасырның «Мэн-да бэй-лу» (Монгол-татарларның тулы тасвирламасы) исемле кытай хроникасында татарлар «аерым ша-то ыруыннан» диелә. Ша-то кабиләләре — VII йөздә хәзерге Фирганә җирләрендә яшәгән көнбатыш төрки кабиләләр. VIII-X йөзләрдә алар бүгенге Кытайның төньягына, Ганьсю һәм Шаньсю провинцияләренә күченеп китәләр.

Шик юк, ша-то кабиләләреннән чыгучы әлеге татарлар заманында көнбатышка, ягъни Көнбатыш Себергә һәм Көнчыгыш Европага киткән татарлардан (алар хакында югарыда сөйләнде) көнчыгышта, Үзәк Азиядә калган татар кабиләләре булганнар. Кытай чыганаклары аларны «ак татарлар» — «бай да-да» дип атыйлар, кайберләрендә «онгутлар» исеме белән дә мәгълүм (монгол истәлекләрендә — чаган татарлар). Урта гасырларның бөек фарсы тарихчысы Рәшидетдин (XIV йөз) онгутларны төркиләр дип әйтә. Кытай чыганакларын бик җентекләп өйрәнгән Рәсәй тарихчысы П. Кафаров (Палладий, XIX гасыр) һәм совет галиме Н. Мункуев шундый ук фикердә торалар. Ак татарлар хакында беренче тарихи хәбәрләрне биргән «Мэн-да бэй-лу» авторы аларның тышкы кыяфәтенә һәм холыкларына да игътибар иткән: «Ак татарлар дип аталучы татарларның буй-сыннары зифа, үзләре әдәпле һәм ата-аналарын ихтирам итәләр».

Әлеге хроникада, алардан башка, кыргый татарлар (шэн да-да) һәм кара, татарлар (хэй да-да) турында да языла, боларына Чыңгыз хан, аның барлык полководецлары, министрлары, сановниклары керә. Бу «татарлар», ягъни монголлар «җәлпәк битле, киң яңаклылар. Күзләренең өске керфекләре юк. Сакаллары бик сирәк, тышкы кыяфәтләре шактый ямьсез». Кыскасы, монда антропологик яктан да бер-берсеннән нык аерылып торган төрле кабиләләр хакында сүз бара (шул ук вакытта Чыңгыз ханның, башка монголлардан — кара һәм кыргый «татарлар» дан—үзгә буларак, зур һәм мәһабәт гәүдәле, киң маңгайлы, озын сакаллы булуы да әйтелә; аның әнисенең татар булганлыгы хакында да кайбер хәбәрләр йөри). Ә инде «Мэн-да бэй-лу» авторының монголларны да «татарлар» дип атавын әлеге язманы тәрҗемә итеп һәм шәрехләп бастырган Н. Мункуев болай аңлата: чын татарлар белән беренче кат очрашкан кытайлар «татар» исемен аларның төньяк күршеләре булган монголларга карата да кулланганнар. Мәгълүм ки, татарлар кытайлар белән монголлар арасындагы җирдә яшәгәннәр.

Монголларның һәм аларның күршеләре белән татарларның тарихы «Мэн-да бэй-лу»дан башка кайбер бүтән атаклы тарихи чыганакларда да яктыртылган, шулардай: «Монгол ун-ниуча тобчаган» («Монголларның яшерен тарихы»; урыс тарих фәнендә «Сокровенное сказание» дип тә мәгълүм) исемле XIII йөз монгол язмасы; Рәшидетдиннең «Җәмигъ әт тәварих» (Елъязмалар җыентыгы) исемле универсаль хезмәте һәм XVII йөздә төзелгән «Алтан тобчи» (Алтын риваять) дигән монгол елъязмасы. Әлбәттә, шушы чыганакларда шактый тулы тасвирланган татар һәм монгол тарихына җентекләп тукталу бер мәкаләдә генә һич мөмкин түгел. Ике арадагы ул дошманлык татарлар Чыңгызның әтисе Есүгәй баһадурны үтергәч (ә Есүгәй татарларның юлбашчысын әсир иткән була) көчәеп китә. Шул вакыт Чыңгыз хан татарларны кырып бетерергә әмер бирә. 1198 елгы зур сугышта татарлар җиңелсәләр дә, кырылып бетмиләр, дүрт зур кабилә тәшкил итәләр: чаган татар (алар хакында югарыда әйтелде инде, ягъни онгутлар — ак татарлар), алчы татар, дутаут татар һәм алухай татар. Рәшидетдин хәбәр иткәнчә, 1202 елдагы сугышта кабат җиңелгәч, күп кенә татарлар көнбатышка китәләр — күрәсең, алар бу якларга күчкәләп торганнар. Татарларны кырып бетерү турында Чыңгыз тагын бер әмер бирә, тик монысы да өлешчә генә үтәлә. Дөрес, Чыңгыз ханның шовинистик сәясәте нәтиҗәсендә аларның бер өлеше юк ителгән, күпмедер өлеше чит җирләргә киткән, беркадәресе монголлар тарафыннан ассимиляцияләнгән, йотылган. Әгәр дә Рәшидетдин шундый йотылу хакында язган икән, ул иң әүвәл монголлар белән янәшә яшәп, алар белән даими мөнәсәбәттә булган татар кабиләләрен күз алдында тоткан. Аның үзенең үк икенче бер урында язуынча, татарлар бик күп санлы булганнар. Ул 14 төрки кабиләне атый, шуларның иң зурысы татарлар иде, алар 70 мең гаиләдән тордылар, ди. «Аларның гадәттән тыш бөеклеге һәм дәрәҗәле булулары аркасында, башка кабиләләр, төрләренең һәм исемнәренең аерымлыкларына карамастан, шул исем астына берләштеләр һәм татарлар дип атала башладылар», —дип бәя бирә бөек тарихчы борынгы татарларга.

Шуңа күрә, йотылу ике яклы булган, дип уйларга да урын бар. Ул чор монголларның телендәге төрки сүзләр, һичшиксез, татарлардан кергән. Шунысын да әйтеп үтик: Чыңгыз хан үзе дә татарча белгән, ул хакта фарсы чыганакларында бик ышанычлы хәбәрләр бар. Әмма татарларга булган элекке дошманлыкны ул бервакытта да онытмаган һәм үзенең киң күләмдә яулап алу сугышларын башлагач, аларны беренче итеп, көчләп сугышка кертә торган булган. Бу хакта шул заман вакыйгаларын үз күзләре белән күргән Европа сәяхәтчеләре бик ачык язалар.

Яуда алдан килгән сугышчыларның исеме, ягъни «татар» сүзенең ничек итеп бөтен монгол гаскәре өчен гомуми исемгә әйләнеп китүе турында, миңа калса, бераз берьяклырак язылды. Тарихи әдәбиятта шулай ук XIV йөз гарәп тарихчысы әл-Гомәринең көнчыгыштан килгән татарларның җирле кыпчаклар тарафыннан ассимиляцияләнүе турындагы сүзләренә дә күп игътибар ителде. Ләкин шунысы мөһим, әл-Гомәри татарлар турында гына түгел, монголлар хакында да яза. XIII гасырның Көнбатыш Европа сәяхәтче-миссионерлары Рубрук һәм Плано Карпини татарларның һәм монголларның төрле кабилә булганлыкларын искәртәләр. Бу уңайдан Рубрукның язмалары бигрәк тә әһәмиятле. Монгол империясенең Чыңгыздан соң булган бөек ханы Мэнгу кахан һәм Алтын Урда ханы Бату, аларның якыннары белән очрашып сөйләшкән бу галим-сәяхәтче: «Алар татарлар дип аталырга теләмиләр, чөнки татарлар башка халык, ә үзләрен маоллар, ягъни монголлар дип атыйлар», —ди.

Алтын Урдада татарларның монголларга караганда күбрәк булганлыгы хакында В. Татищев һәм Н. Карамзин фикерләре югарыда әйтелде. Бу фикерләрне революциягә кадәрге урыс археологы, востоковед Н. Веселовский, бигрәк тә безнең заманның татар тарихчысы М. Сәфәргалиев шактый дәлилле итеп яклап чыктылар. Мәгълүм ки, Чыңгыз хан көнбатыш җирләрне яулап алу өчен Җуҗига бары тик 4 меңлек монгол гаскәре бирә, һәм ул гаскәр, Җуҗи үлгәч, аның улы Батуга кала. Дөрес, соңгарак, 1235 елда үткәрелгән монгол корылтаенда Европаны басып алу карары кабул ителгәч, Бату армиясе бик нык көчәйтелә һәм аңа монголларның күп санлы, иң яхшы сугышчылары бирелә. 1238 елда ул вакыйгаларны үз күзләре белән күргән сәяхәтче, венгр монахы Юлиан язып калдырган хәбәрләргә караганда, аларның саны 135 мең тәшкил иткән. Ә аның замандашы Сентковский мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу сан хәтта 160 меңгә җиткән. Әмма бу зур саннар монголларның Көнчыгыш Европаны басып алу чорына, ягъни 1236-1240 елларга гына карый. Ул сугышлар тәмам булгач, монголларның төп өлеше кире үз илләренә, ягъни Үзәк Монголиягә кайтып китәләр, ә Алтын Урдада аз санлы монгол элитасы һәм алардан чагыштыргысыз күп татарлар һәм башка кабиләләр кала.

Шулай итеп, VI йөздән үк инде эпиграфик истәлекләр һәм тарихи чыганаклар буенча мәгълүм булган татарлар монголлардан үзгә халык булганнар. Алар соңга таба да, мәсәлән, Монгол дәүләте төзелгән чорларда, монголлардан нык аерылып торганнар. Бу аермалык 1220-1240 еллардагы дәһшәтле яулар вакытында һәм Алтын Урда дәүләте төзелгән заманда да үзен гел сиздереп, алай гына да түгел, монголлар белән татарлар арасындагы элеккеге дошманлык аларны бер-берсеннән аерып торган. Аз санлы монгол аристократиясе — ханнар һәм аларның якыннары, дәүләт эшлеклеләре, гаскәр башлыклары, башка югары катлам — шактый тиз арада төрки халык, ягъни кыпчаклар, татарлар һ. б. арасында сеңеп, йотылып беткән.

Әйтик, Бату һәм аның энесе Бәркә ханнар әле монгол булсалар, алар нәселеннән килгән, 1312-1342 елларда идарә иткән, Алтын Урданың иң куәтле вә данлыклы ханы булган Үзбәк инде төркиләшкән, татар ханы. Җуҗи олысының башлангыч чорында — XIII йөзнең икенче яртысында — монгол теле рәсми тел, бигрәк тә дәүләтара мөнәсәбәтләр теле булып саналса, шуннан соңгы чорда, XIV гасырда, ягъни Алтын Урданың нык үсешкә ирешкән заманында, ул тел юкка чыга. Бу чорда аның сөйләм һәм әдәби теле генә түгел, хәтта рәсми дәүләт теле дә — төрки, ягъни кыпчак-татар теле. Бу хакта шул заманнан калган язма истәлекләр — «Коман мәҗмугасы» исемле атаклы лөгать һәм башка кайбер сүзлекләр, XIV йөз татар әдәбиятының үлемсез әсәрләре, шул ук чорның Алтын Урда хакында язган гарәп-фарсы географларының һәм тарихчыларының әсәрләре, ниһаять, Туктамыш һәм Тимеркотлык ярлыклары бик тә ачык, дәлилле итеп сөйлиләр.

Ә инде татарларны корал тоттырып, монгол яуларына көчләп керткәннәр икән, бу — гадәти бер әйбер. Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, монгол гаскәрендә, татарлардан башка, бүтән халыклар, мәсәлән, кыпчаклар, маҗарлар, чиркәсләр, хәтта урыслар да булган. Әйе, әйе, нәкъ менә урыслар; кайбер чыганакларда алар хәтта беренче булып телгә алыналар. Бүген шулай дип әйтергә яраталар: Иван Грозный өчен хәзерге урыс халкы, Гитлер өчен немецлар җавап бирми. Соң, шулай булгач, Чыңгыз һәм Бату, җитмәсә, чит кавемнән булган ханнар өчен бүгенге татарлар җавап бирергә тиешме? Әлбәттә, юк!

Борынгы татарлар турында сүз алып барганда аларның кыпчаклар белән кан кардәш булганлыкларына басым ясап үтми һич мөмкин түгел. Ул ике кардәш халык төрки телләрнең төньяк төркеменә кергәннәр. Бу этник якынлык әле борынгы Кимәк каханлыгы чорыннан ук мәгълүм, ул хакта югарыда әйтелде инде. Һәм юкка гына татарлар соңыннан, 1223 елда, Төньяк Кавказ киңлекләрендә берләшкән алан-кыпчак гаскәре белән очрашкач, кыпчаклардан аланнарны ташлап китүләрен сорамыйлар: «Без һәм сез бер ырудан, ә аланнар сезнекеләр түгел» — менә бу сүзләрне шул елларда иҗат иткән күренекле гарәп тарихчысы Ибн әл-Әсир язып калдырган.

Сүз уңаеннан шуны әйтеп үтик, бу тарихчы татарларны төрки кабиләләр дип атый: «...ислам илләренә зур төрки кабилә булган татарлар килеп керделәр, алар Кытай ягындагы Тамгач тауларында яшәгәннәр». Бу хәбәр без югарыда татарлар турында танышып үткән кытай, монгол һәм Рәшидетдин язмалары белән аваздаш (Тамгач таулары турындагысы гына яңа хәбәр). Рәшидетдин димәктән, ул татар тарихы белән даими кызыксынган; татарларның кыпчаклар белән туганлыгы турындагы тарихи сүзләр аның кулъязмасына да теркәлгән: «Без һәм сез — бер халык һәм бер кабиләдән, ә аланнар безгә ят кешеләр». Бу сүзләр беркадәр демагогик калыпка салынып бирелсә дә, алар татарлар белән кыпчакларның нәкъ менә кардәш, бик тә якын халыклар булганлыгын чагылдыра. Татарлар монда кыпчакларның туганлык хисләреннән бик оста файдаланганнар.

Әгәр дә Алтын Урданың этник дөньясы ул дәүләт яшәешенең беренче чорында (XIII йөзнең икенче — XIV йөзнең беренче яртысы) әле күбрәк «кыпчаклар» дип һәм алар яшәгән җирләр элеккеге гадәт буенча «Дәшти Кыпчак» дип аталсалар, аннан соңгы дәвердә бу инде — татар дөньясы: «татар җире», «татарлар», «татар ханнары», «татар гаскәре», «татар теле», хәтта «татар дине». Җитмәсә, ул җирдәге халыкның татарлар икәнлегенә күп санлы тарихи чыганакларда басым ясап әйтелә.

Менә шушы борын-борыннан халык исеме булган «татар» сүзен кайберәүләр «политик атама» гына дип әйтергә ярата; имеш, «татар» сүзе ул — ясалма бер исем, урыслар тарафыннан безнең халыкка тагылган чит бер атама гына. Бу — уйдырма, ялган! Бик тә ышанычлы, беренчел тарихи чыганаклар буенча инде VI йөздән үк этноним, ягъни тулы бер халыкның үзатамасы буларак мәгълүм булган «татар» исеменә урысның һич кенә дә катнашы юк һәм ул вакытта татарлар яшәгән җирдә урыс бөтенләй булмаган. Андагы, ягъни Үзәк Азиядәге мәшһүр тарихи вакыйгалар, шул дөньяның төрки кабиләләр тарихы урыс чыганакларында бервакытта да чагылыш тапмаган. «Татар»ның борын-борыннан төрки халык исеме булганлыгын инкарь итәргә маташучылар — әлеге кабилә-халыклар чорын һәм аннан соңгарак та булган татар тарихын, ягъни Болгар, Алтын Урда дәверләрен өйрәнүгә бернинди дә катнашлары булмаган, шуңа күрә аны юньләп белмәгән, компетентсыз кешеләр. Болар халкыбызның тарих биргән газиз исемен, «татар» исемен сүгеп, аны икенчегә — «болгар»га алыштырырга дип кеше котыртып, шулай итеп, чынында татар халкын бүлгәләргә, санын киметергә тырышып, аның бөтенлегенә, бердәмлегенә әйтеп бирә алмаслык зыян эшләп йөрүчеләр!

Мин башта ук әйттем: бер мәкаләдә генә Алтын Урда кебек зур дәүләт тарихын яктырту һич мөмкин булмаган хәл, дидем, шуңа күрә бу язмада ул тарихның кайбер якларына гына, иң әүвәл этник тарихка беркадәр игътибар ителде. Күп мәсьәләләр белән беррәттән мине Алтын Урданың дәүләт буларак яшәүдән туктавы, таркалу сәбәпләре борчый. Бик тә катлаулы, буталчык мәсьәлә. Кайчан да булса ачыкланыр, әлегә исә минем шуңа иманым камил: әгәр дә шушы олуг дәүләт таркалмаган булса, бүген аерым этнографик төркемнәргә бүленмәгән, чын мәгънәсендә бердәм татар халкы барлыкка килгән булыр иде. Алтын Урданың таркалуы XV йөз башларында татар халкының формалашып бетүенә комачаулый һәм ул тарихи-этник процесс шул зур җирлектә барлыкка килгән аерым татар дәүләтләре — Казан, Кырым, Себер, Әстерхан, Касыйм ханлыклары чорында тәмамлана. Объектив тарихи сәбәпләр аркасында бүген этнографик төркемнәр дип аталучы, шул дәүләтләрнең исемнәре ябышып калган, беркадәр тел һәм мәдәни үзенчәлекләре дә булган аерым этно-географик төркемнәр барлыкка килә. Әмма алар барысы да бер халык — «татар» исемен йөртүче татар халкы, ә бу исем, ягъни борынгы татарларның этнонимы, бөтен татар халкын берләштерүче ныклы нигезгә әйләнә. Алтын Урда яшәешенең соңгы чоры, аннан соң барлыкка килгән татар дәүләтләре, иң әүвәл, Казан һәм Кырым ханлыклары арасындагы тыгыз сәяси һәм этник мөнәсәбәтләр, консолидация һәм вакытлыча деконсолидация мәсьәләләре хакында мин «Социалистик Татарстан» газетасында басылган «Без — бер халык» дигән мәкаләмдә (1991, 24 апрель) язган идем. Кызыксынган укучылар бу мәкаләгә кабат мөрәҗәгать итә алалар. Монда шуны гына өстәп, ассы-зыклап үтик: Алтын Урда ул — татар халкының урта гасырлардагы гомуми дәүләте, соңыннан шул җирлектә барлыкка килгән аерым татар халыкларының уртак нигезе.

Һәм менә татар халкы илле елга якын инде үзенең шул олуг дәүләтенең тарихыннан мәхрүм булып яши. Моның сәбәбе ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 елның 9 августында кабул ителгән «Татарстан партия оешмасында масса-политик һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» дигән карары, шул карар белән татар халкының тарихында һәм мәдәниятендә Алтын Урданың ролен юкка чыгарып, куркытып кую булды. Бу карар шуннан соң кабул ителгән башка карарларга да, мәсәлән, СССР Фәннәр академиясенең ул вакыттагы Тарих һәм философия бүлеге, ВКП(б)ның Татарстан һәм Кырым өлкә комитетлары кабул иткән башка карарларга да күрсәтмә булды, ә алар барысы да Алтын Урданы татар тарихында искиткеч тискәре роль уйнаган бер дәүләт дип бәяләделәр. Шуннан соң үткән ярты, гасыр дәверендә Алтын Урда тарихы Татарстанда бикле көе торды. Бу тарих буенча фәнни монографияләр, махсус мәкаләләр басылмады диярлек (Казан университеты профессоры М. Госмановның Җуҗи олысының ярлыклары хакында соңгы елларда дөнья күргән китабыннан гайре). Бу тарихны өйрәнү Г. Ибраһимов исемендәге институтның эш планнарына кертелмәде, аның буенча бер генә аспирант та әзерләнмәде, диссертация язылмады. «Татарстан АССР тарихы»ның берничә чыгарылышында да «Алтын Урда» сүзе Болгар дәүләтенең бер чорын бәяләү өчен генә кулланылды, анда да Алтын Урдага карата тискәре караш хөкем сөрде. Югарыдан булган күрсәтмәләргә таянып һәм үзәктә чыгарылган хезмәтләргә ияреп, «Урда игосы», «татар-монгол игосы» дигән мәгънәсез сүзләр күп язылды. Бу эшләр, әлеге дә баягы, шул 1944 елгы карар яктылыгында эшләнде. Хәер, эш әлеге карарда гына да түгелдер. Болар һәммәсе дә аңа хәтле үк алып барылган совет тоталитар идеологиясенең, берничә гасыр дәвам иткән урыс хакимиятенең империячел фикер йөртүенең «җимешләре» иде.

Алтын Урданың бай шәһәр мәдәнияте, шул шәһәрләрдә гаҗәеп зур үсешкә ирешкән һөнәрчелек: архитектура-төзелеш, ювелир сәнгате, металлургия, корал эшләү, пыяла өрү, затлы савыт-саба җитештерү, таш кисү, сөяк эшкәртү һ. б., шул һөнәрчелектән калган бихисап күп матди культура калдыклары моңарчы татар халкының традицион мәдәнияте белән чагыштырып өйрәнелмәде. Сарай һәм башка шәһәрләрне казыган Мәскәү-Ленинград археологлары ул истәлекләргә татар халкының этник тарихы күзлегеннән чыгып якын килмәделәр, ә Казанда исә Алтын Урда мәдәнияте, әйткәнемчә, ябык тема булып кала бирде. Дистә еллар дәвамында игътибар үзәгендә бары тик болгар матди культурасы булды һәм бары тик шул халәттән чыгып кына татар этногенезын хәл итәргә тырышылды. Алтын Урдага, аның цивилизациясенә йөз белән борылырга, шул бай мәдәниятне Урда җирлегендә барлыкка килгән татар ханлыкларының (Казан, Кырым, Себер һ. б.) тарихи-мәдәни мирасы белән чагыштырып өйрәнергә вакыт җитте генә түгел, ул зарурат безне бүген стенага китереп терәде. XX гасыр үтеп бара, һәм вакыт безне моңарчы булган хаталарны төзәтергә, газиз халкыбызның борынгы һәм урта гасыр тарихын өйрәнүдәге берьяклылыктан, стереотип фикер йөртүдән арынырга чакыра. Чакыра гына түгел, ул безне киләчәк буыннар алдында бүтән ялгышлар ясамаска мәҗбүр итә.

Әлбәттә, татар халкы яшәгән зур җирнең әле Алтын Урдага хәтле үк туган үзенчәлекле һәм бай мәдәни үзәкләре булган. Шундыйларның берсе — X-XIII йөз башларында яшәгән һәм күпләргә мәгълүм Болгар дәүләте. Болгар мәдәнияте — казан татарлары мәдәниятенең, ә болгарлар үзләре — казан татарлары этногенезының тотрыклы нигезләренең берсе. Әмма шушы ук казан татарларының халык буларак формалашуында башка төрки халыклар — борынгы татарлар, кыпчаклар, нугайлар, хәтта угро-фин кабиләләре дә катнашканнар.

Бөтен Болгар җирен аркылыга-буйга дигәндәй йөреп чыккан археолог, Болгарның күп санлы археологик истәлекләре, аның бай һәм кызыклы тарихы турында фәнңи монографияләр, мәкаләләр язган галим буларак, ул тарих миңа бик якын, кадерле. Ул хакта язганнарым — минем фәнни намусым, һәм ул хезмәтләремнән мин, әлбәттә, һич кенә дә ваз кичәргә җыенмыйм. Ләкин шул ук вакытта кайбер фикерләр искерделәр дә. Бу бик тә табигый хәл, чөнки елдан-ел бай, хәтта өр-яңа археологик мәгълүматлар туплана, матди культура һәм аңа бәйле борынгы рухи мәдәният хакында безнең карашларыбыз байый, хәтта үзгәрә. Шөбһәсез, без үзебез дә үзгәрәбез. Сталинның казарма социализмы, тоталитар режим идеологиясеннән котыла, коллык психологиясеннән, буйсынучанлык һәм курку философиясеннән арына барып үзгәрәбез. Моңарчы каһәрләнгән чын тарихыбызны күтәрү, аны бүгенге һәм киләчәк буыннарга дөрес итеп җиткерү халәтен аңлап үзгәрәбез. Уяну килде, күп нәрсәләргә күзебез ачылды.

Болгар тарихы — татар халкының урта гасырлар тарихының бер өлеше ул. Күп җирләрдә тупланып яшәүче бөтен татар халкының дүрттән өч өлеше Татарстаннан, ә өчтән ике өлеше Урта Иделдән читтә яши. Бу дөреслек тарихчылардан һәм башка гыйлем ияләреннән халкыбызның барлык этнографик төркемнәренең, моңарчы игътибардан читтә кала биргән милләттәшләребезнең үткәнен, тел һәм мәдәни тарихын бер үк дәрәҗәдә тигез өйрәнүне таләп итә. Нәкъ менә шул зарурлыктан чыгып, бөтен татарның урта гасырлардагы гомум дәүләте булган Алтын Урда тарихын, аннан соң барлыкка килгән аерым татар дәүләтләренең тарихларын ачу бик тә мөһим бурыч булып килеп баса.

Алтын Урда — бөтен татар халкы бердәмлегенең, бәй-сезлегенең, суверенлыгының чын тарихи нигезе ул!

 «Социалистик Татарстан», 1991, 30, 31 август, 3 сентябрь.

 

Җиребезнең Алтын Уртасы

(Бу — Р.Фәхретдиновның 1993 елның 9-10 августында Казанда уздырылган
«Алтын Урда: тарихы вә мәдәнияте» иселме Халыкара фәнни конференциядә сөйләгән докладның язмасы.
Ул «Ватаным Татарстан» гәзитенең 1993 ел, 13 август санында басылды).

Р.Г.Фәхретдинов. Кичке азан. — Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1997. — 223 бит. 
Научно-популярное издание на татарском языке. //  175...182 битләр.

Йорт[1] алар (татарлар) телендә урда дип атала һәм урта дигәнне аңлата,
чөнки нәкъ аларнын уртасында урнашкан...

Г. Рубрук, XIII йөзнең 50 елларында Алтын Урдада булган Фламандия сәяхәтчесе.

Татар халкының урта гасырлар тарихы битләреннән гаделсезгә төшереп калдырылган, әмма бик игътибарга лаек олуг тарихы бар. Ул — Алтын Урда дәүләте тарихы. Алтын Урда (Җуҗи олысы) 1243 елның башында Бату хан, Венгрия якларыннан яудан кайтып, Идел буйларында төпләнеп алгач, төзелә. Озакламый ул, Монгол империясеннән аерылып чыгып, мөстәкыйль дәүләт статусын ала һәм чын мәгънәсендә Евразиянең иң зур сәяси берләшмәләренең берсенә әверелә.

Алтын Урданың дәүләти мәйданы заманы өчен дә, бүгенге үлчәмнәрдән чыгып караганда да бик зур: көнчыгышта Иртеш елгасыннан — көнбатышта Кырымга, вакыты белән Дунай ярларына кадәр, төньякта Болгар һәм Казан киңлекләреннән — көньякта Хаҗитарханга һәм Дәрбәндкәчә сузыла. Бу олуг дәүләт үзе ике зур олыска бүленеп, көнбатыштагы иң зур өлеше — Ак Урда (Алтын Урда үзе), көнчыгыштагы кечерәк җирләр, ягъни Урта Азиянең һәм бүгенге Казахстанның көнбатыш өлкәләре — Күк Урда дип аталганнар. Бу бүленешнең нигезендә элек кыпчаклар белән угызлар арасыннан узган кабиләара чик ята.

Әгәр дә Алтын Урданы төзүчеләр булып чыңгызлы монголлар саналса, дәүләтнең төп халкын җирле, кардәш төрки кабиләләр — кыпчаклар, шулай ук болгарлар, угызлар, хәзәрләрнең токымнары, маҗарлар һәм Урта Азиядән күченеп килгән төрки телле татар кабиләләре тәшкил иткән. Татарларның бер өлеше көнбатышка әле монгол яулары башланганчы ук күченеп киләләр, ә икенчеләре исә XIII йөзнең 20-40 нчы елларында Чыңгыз хан һәм Бату хан җитәкчелегендә Көнбатыш Себерне һәм Көнчыгыш Европаны яулап алуда катнашалар. Шушы җирләргә хуҗа булганнан соң, 1242 елда монголларның төп көчләре кире үз илләренә, Үзәк Монголиягә кайтып китәләр, ә яуланган көнбатыш олыс белән идарә итү өчен Бату белән бергә бары тик 4 мең монгол хәрбие — ханның якыннары, югары дәрәҗәле гаскәр башлыклары кала. Ләкин алар да тиз арада — XIII йөз ахырларына таба — күп санлы төрки кабиләләр арасында йотылып бетәләр. Татарлар исә, киресенчә, үзләренә кардәш кыпчаклар белән катнашып һәм элеккеге төрки кабиләләрне (болгарларны, маҗарларны һ. б.) үзләренә алып, катнаш татар-кыпчак суперэтносы төзиләр. Бу зур этносны мәшһүр Л. Гумилев татар суперэтносы дип атаган иде, мин аңа башлангыч чор өчен кыпчак этнонимын да кушарга батырчылык итәм. XIV гасыр ахырына таба соңгысы, ягъни кыпчак исеме, әкренләп төшеп кала. XV йөз башыннан ул зур халык татар дип кенә атала башлый һәм Алтын Урда таркалгач барлыкка килгән Казан, Кырым, Себер, Әстерхан, Касыйм ханлыкларында шушы татарлар халыкның төп өлешен тәшкил итәләр.

Һич арттырмыйча әйтергә була, яшәешенең куәтенә ирешкән чорында, ягъни XIV йөздә, бигрәк тә аның беренче яртысында, Алтын Урда белән тиңләштерерлек дәүләтне шул чор Евразия дөньясыннан искә төшерүе кыен булыр. Дөнья сәясәтенең игътибар үзәгендә торуы, хәтта шул сәясәткә тәэсир итә алу көче ягыннан аннан элегрәк яшәгән Габбасилар дәүләте (Багдад хәлифәлеге) белән генә чагыштырып булыр иде. Менә шушы олуг дәүләт искиткеч зур матди һәм рухи мәдәнияткә ия булган. Алтын Урда мәдәниятенең күчмә һәм шәһәр культураларының классик кушылма-симбиозы булганлыгына моңарчы игътибар ителде. Монда шуңа гына басым ясап үтик: бу кушылманың һәр ике төре дә төрки дөнья тудырган гаҗәеп бер байлыкның ачык чагылышы булып тора.

Алтын Урда шәһәр культурасы урта гасырлар цивилизациясенең бәһа биреп бетерә алмаслык өлеше саналган. Сарай, Гөлстан, Сарайчык, Үкәк, Бәлҗәмин, Болгар, Хаҗитархан, Үргәнеч, Маҗар, Азак, Кефе (Феодосия), Су-Даг, Кырым (Солхат), Ак Кирмән, Ак Мәчет, башка шәһәрләр, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләре буларак, һич арттырусыз, Шәрык дөньясына билгеле булганнар, дан тотканнар.

1333 елда Алтын Урданың күп шәһәрләрен үз күзләре белән күргән, кайберләрең аркылыга-буйга йөреп чыккан атаклы гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттутаның дәүләтнең башкаласы Сарай шәһәре хакында язып калдырган сүзләре күпләргә мәгълүм: «Сарай шәһәре тигез җирдә урнашып, матур базарлар һәм киң урамнардан торган, кешеләр белән тулган гадәттән тыш зур һәм иң матур шәһәрләрнең берседер». Сәяхәтченең әйтүенчә, анда җамигъ мәчетләр генә дә унөч, ә башка төрлеләре гаҗәеп күп икән.

Гарәп, гомумән, Шәрык дөньясының күп атаклы үзәкләрендә булган шушы укымышлы затны гомерендә беренче тапкыр кала күргән авыл кешесенә тиңләп булмый, әлбәттә. Әле бит ул Сарай шәһәрен тасвирлау белән генә чикләнми, үзе булган ун шәһәрнең һәрберсенә гадел бәясен бирә. Маҗарны, мәсәлән, төрки шәһәрләренең иң күренеклеләреннән, ди. Идел тамагында урнашкан Хаҗитарханны зур базарлары булган атаклы шәһәр дип атый, Үкәкнең матур йортларын күреп соклана һ. б.

Көнчыгышның башка төрки чыганакларына, шулай ук Европа тарихи-географик әдәбиятына тукталып үтәргә вакытыбыз булмаганлыктан, мин Алтын Урда чорына кадәр төрки дөньяда әле бер җирдә дә, беркайчан да булмаган дала урбанизациясенең кинәт, ифрат зур күтәрелеш алуына басым ясап үтәм. Бу урбанизация, бу шәһәрләшү процессы шәһәрләрнең, алардагы халык санының кинәттән артып китүе белән билгеләнә, аның бөтен төрләренең дә искиткеч зур үсеш алуында, ул шәһәрләрнең халыкара сәүдәдә төп позицияләрне тотуында ачык чагылыш таба.

Алтын Урда шәһәрләрендә гаҗәеп зур үсеш алган һөнәрчелек, аның иң әһәмиятле һәм иң таралыш алган төрләре, мәсәлән, архитектура-төзелеш, ювелир сәнгате, металлургия, корал эшләү, нәфис керамика, таш кисү, пыяла өрү — болар һәммәсе үзләренең эшләнү осталыгының затлылыгы, югары сәнгати зәвык кануннарына җавап бирә алулары белән дала һәм урман-дала Евразиясенең Алтын Урдага кадәр дә, аннан соң да булган мәдәнияте өчен чын мәгънәсендә үрнәк булып саналалар. Алтын Урда чорында — булсын үзәк олысының, булсын аңа буйсынган элеккеге цивилизация учакларының матди вә рухи мәдәнияте искиткеч зур, ә кайбер тармакларда тамырдан үзгәрешләр кичерә. Монументаль төзелеш, мозаика һәм майолика архитектурасы, калын ялтыравыклы, затлы савыт-саба, нәфис бизәкләү сәнгате, сусаль алтын техникасы куллану һ. б. күптөрле казанышлар, гомумән, Алтын Урда чорына карый. Боларга урта гасырлар татар дөньясында киң таралыш алган башка төрле яңалыкларны өстәп китү зарури: икътисади вә сәяси тотрыклылык, хәрби осталык, чик саклау, тамгачылык (таможня), салым җыю эшендәге эзлеклелек. Әлбәттә, болар һәммәсе дәүләтнең иң куәтле чагына, мәдәниятенең чәчәк аткан дәверенә карыйлар.

Алтын Урда цивилизациясе турында сөйләгәндә, урта гасыр татар әдәбиятының ядкәрләрен санап үтми һич мөмкин түгел. Сүз иң беренче чиратта Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Хәрәзминең «Мәхәббәтнамә», Хисам Кятибның «Җөмҗөмә солтан», Сәйф Сараиның «Гөлстан» («Китабы «Гөлстан бит-төрки»), «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмалары, Насретдин Рабгузиның «Кыйссасел-әнбия» һәм Мәхмүт Галинең «Нәһҗел-фәрадис» исемле чәчмә әсәрләре хакында бара.

XIV йөздә һәм күбесе Сарай шәһәрендә язылган бу әсәрләрнең теле, белгечләрнең раславынча, Идел буе теркисе, ягъни урта гасырларның әдәби татар теле, алар — күп гасырлык әдәбиятыбызның асыл җәүһәрләре. Алтын Урданың нечкә хис вә тирән фәлсәфәгә нигезләнгән бай язма әдәбияты буенча тагын шуны ассызыклап үтәсе килә: бу әдәбият буш урында тумаган, аның борынгырак дәверләр, әйтик, Төрки каханлыгы, Караханилар дәүләте, Болгар чоры поэзиясеннән килүче бай традициясе бар. Бәркә хан (1258-1266) заманында кабул ителгән, Үзбәк хан идарә иткән чорда (1312-1342) дәүләт диненә әверелгән ислам дине һәм аның белән бергә кергән гарәп язуы Алтын Урда әдәбиятының чәчәк атуына искиткеч зур йогынты ясаганнар, алай гына да түгел, гарәп язуы әлеге әдәбиятның чын мәгънәсендә язма нигезен тәшкил иткән. Мәгълүм ки, бу әдәбиятның үсешенә күрше төрки халыкларның, мәсәлән, азәрбайҗан, Урта Азия төркиләре әдәбиятының да йогынтысы булган, хәтта кайбер әсәрләр ирекле, иҗади тәрҗемә рәвешендә дә туганнар. Әмма Алтын Урда әдәбияты — үзенең тууы, үсеше һәм халык күңелендә сакланышы, гомумән, теле, аның байлыгы, грамматик калыплары белән чын мәгънәсендә татар әдәбияты. Юкка гына бу әдәбият, XIV йөзнең шигърият җәүһәрләре, татар поэзиясенең даһилары булган Тукай белән Дәрдмәнднең илаһи иҗатына зур йогынты ясамаган. Ә Тукай белән Дәрдмәнд — бөтен татар шигъриятенең иң бөек вәкилләре алар. Рөхсәт булса, фәкыйрегез ике генә мисал китерер иде. Хәрәзминең «Мөхәббәтнамә»сендәге мөнәҗәттән:

Иляһи, йакты кыйлгыл җанымызны,
Хәләлдән саклагыл иманымызны.
Текәндин, къөдрөтең, пәйда кылыр гөл,
Хата күб килде мән колдин, кичергел.

Кемгә ничектер, минем үземә бу сүзләрдән соң Тукайның бөек «Туган тел»ендәге өзелеп әйткән сүзләре искә төшә:

И туган тел, синдә булган иң элек кыйлган догам.
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкөмне, ходам.

Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан»ындагы:

Бу кара тупрак эчендә ничәләр
Йатырлар ошбу төн, көндез, кичәләр.
Кеме солтан, кеме кол, кеме әмир,
Кеме хуҗа, кеме бай, кеме фәкъир...
Кеменең тупракын йиллөр сүүереб,
Кеменең сөнгөкләре көнгә корыб...—

дигән сүзләрне уку белән, мин, тарихчы һәм археолог буларак, Дәрдмәнднең «Каләмгә хитаб» шигырендәге әрнү тулы сагыш сүзләрен искә төшерәм, Болгар, Сарай, Казан, Бакчасарай шәһәрләрен саклаганда шәһид булганнарны күз алдымнан кичерәм:

Бабалар кабре янында күңел зар,
Аталар рухының армандәсе бар...
Кара тупрак тулы мәзлум нидасы,
Алар кемдер?.. Алар кемнәр фидасы?..

Мөхтәрәм әдәбият белгечләре мине гаеп итмәсеннәр иде, үзләреннән башка аларның бакчасына кереп, җимешләрдән авыз итеп вә хозурланып йөрүгә мин һич кенә дә батырчылык итә алмыйм. Әмма рухи мәдәният ул матди культураның тирән фәлсәфи һәм нәфис сәнгати чагылышы дип әйтергә бөтен хакым бар, гафу итегез, дистә еллар буе татар халкының күп гасырлык сәяси һәм этномәдәни тарихын өйрәнүче белгеч буларак вәкаләтем, хакым бар. Алтын Урданың югарыда кыскача гына бәяләнеп үтелгән олуг мәдәниятенең ике төп тармагы — матди һәм рухи культура, бер-берсе белән табигый, аерылмаслык бәйләнгән хәлдә, урта гасырлар цивилизациясенең, моңарчы кара көчләр тарафыннан җуярга тырышып та җуелмаган, иншалла, һич тә җуелмаслык ачык чагылышы булып, гасырлардан килеп, гасырларга калырлык горурлыгы булып торалар.

Әле бит безнең язма әдәбиятыбыздан башка, тагын да борынгырак, халыкның бөтен рухи халәтен, аның моң-сагышларын, гасырларда җырларлык батырлыкларын үзендә туплаган гаҗәеп бай авыз иҗаты әсәрләребез бар. Гомер-гомергә болар үзләреннән соң булган шигьрияткә — урта гасырларныкымы ул, әллә яңа чорның күтәрелеш әдәбиятымы — җан азыгы, тирән фәлсәфи моң биргәннәр. Әгәр дә мин башта Дәрдмәнднең:

Ни газизрәк — бу ватанмы?
Аһ, туган каүмем газиз!
Ул мөкатдәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, ватан китәр!
Сөт калыр, ватан китәр! —

дигән, әле моңарчы бер генә шагыйрьдә, бер генә әдиптә дә очрамаган тарихи-эпик философиясен үземнең беркатлылыгым белән аңлап җиткерә алмаганмын икән, алар минем картая башлаган зиһенемә, мәшһүр «Идегәй» дастанын кабат укыгач, барып җиттеләр:

Җир китәрдә ни калыр?
Җиреннән тайган ил калыр;
Ил китәрдә ни калыр?
Ил киткәндә йорт калыр,
Йорт китәрдө сөт калыр,
Ак күкрәктән сөт имгән
Сүзе татлы тел калыр.

Мин боларны чыгышлары белән Үзәк Азия далаларыннан булган борынгы төрки татарларының — ә шул ук далалардан сөннәр-һуннар, алар белән бәйле булган, бүгенге татарның этносәяси тарихында якты эз калдырган болгарлар, хәзәрләр, соңра кыпчаклар һ. б. да килгәннәр — бай вә гыйбрәтле тарихларын якыннан өйрәнгәннән соң аңладым. Мин бу тарихи дөреслеккә чыгышлары белән татар җиреннән булып та, нужа бабай куып йөртеп, ватаннарын берничә кат алыштырган, бүген чит-ят җирләрдә, океан артында яшәп ятучы, әмма ана сөте имгән телләрен, шул сөт вә изге кан белән гомергә билгеләнеп куелган милли тамырларын, татар булуларын онытмаган һәм балаларына, оныкларына да оныттырмаган кан-кардәшләре-мне күреп кайтканнан соң инандым.

Кайбер академик фикерле, ортодоксаль тарихчы-галимнәр мине хисләргә, эмоцияләргә бирелүдә гаепләрләр. Әмма гасырларның кырыс кешесе Ленин үзе дә эмоцияне кеше хисенең гадәти чыгышы дип атаган иде, ә галимнең, тарихчының хисе — гасырлардан килгән дөреслекне бөтен ачылыгы, бөтен гыйбрәте белән аңлап, шул дөреслеккә каршы алып барылган ялган сәясәтне әрнүле йөрәгең аша уздыру ул. Әлеге шул сәясәттән, тоталитар идеология сөременнән һич котыла алмаган, татарның борынгы тарихына, Алтын Урда дәверенә хыянәтчел ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 елгы хыянәтчел карары күзлегеннән карап фикер йөртергә, дөресрәге, фикерсезлеккә өйрәнгән агайлар вә энекәшләр мине Алтын Урданы идеаллаштыруда гаепләрләр. Без ул гаепләүләрне даими ишетеп һәм шулар белән көрәшеп газиз гомерләребезне уздырып баручы, әмма бераз соңарып булса да хөр фикер заманына килеп кергән буын. Сүз идеаллаштыру, тарихны күпертеп күрсәтү турында түгел, ә «идеаллаштырасыз» дип дистә еллар буе өстән тукылып торган һәм әле бүген дә шуның чаткылары сүнмәгән, мәгънәсез сәясәткә каршы законлы рәвештә туган реакция, идеаллаштырмаган, киресенчә, җәберләнгән, мыскыл ителгән, каһәрләнгән тарих турында бара. Ә Алтын Урда тарихы, аның гаҗәеп бай матди һәм рухи мәдәнияте, исемен җисеменә туры китереп әйткәндә, цивилизациясе — дөнья тарихының, дөнья цивилизациясенең аерылгысыз өлеше; бу өлеш аның бөтен яшәеше, бөеклеге вә тарихи фаҗигасе белән билгеләнә.

 

[1] Монда — Алтын Урда ханының йорты, дөресрәге чатыры, ставкасы мәгънәсендә.

Бу язмадан башка, Равил Фәхретдиновның "Татар халкы һәм Татарстан тарихы" исемле тулы хезмәтен Интернетта карый аласыз.

  

Viewing    
is guaranteed    
only with    
browser IE5.5    
or later version.   
Text only russian   .