Хайван асраучылык белән
бәйле йолалар
«Юлдаш» газетасы, № 5 (532), 2007, январь.
— 16-нчы бит.
Ф.С.Баязитованың «Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары»
китабыннан.
В данной статье приводятся фрагменты
труда Ф.С.Баязитовой
«Праздничные и бытовые обряды татарского народа».
...В ходе опроса местных
жителей села Бастаново (Сасовского района Рязанской области)
рассматриваются интересные обряды, связанные со скотоводством в
хозяйстве...
Оригинал текста статьи с комментариями
Нургаяза Гарипова.
Оригинал статьи на татарском языке
Сыер бозаулагач, угыз сөтен пешеру
Ывыз келәве, ывыз хатеме — сыер бозаулагач, угыз сөтен
пешерү һәм аның белән үзенең гаиләсен һәм күршеләрен сыйлау. Сыер
бозаулаганнан соң угыз пешереп сыйлау йоласы терлекчелек белән
шөгыльләнгән башка төрки халыклар, мәсәлән, казахлар өчен дә хас.
Угыз күмәче, уз күмәче — угыз сөтеннән пешерелгән күмәч.
Аны пешереп күршеләренә кертәләр, туган-тумачаларын сыйлыйлар, ул
саваплы әйбер булып исәпләнә.
— Безнең авылда кемнең сийры бызаули, ывыз ашату була.
Беләсезме ывыз ни була? Бызаулагач, сийрның сөтләрен җийалар, сап-сары
була. Җийалар биш-алты савымын, пичтә бешерәләр зур чуйыннарда. Халкны
җийалар, шул ывызны ашаталар. Сийрга икмәк китерәләр. Йакын күршеләренә
итә булганнар ывызны. Ул шул савытны йумидыр, икмәген генә салып
йибәрәдер. Ыру-кардәшенә савытларда эләшә. Ывыз күмәче дә йабалар, ывыз
белән бергә ывыз күмәчен дә китерәләр.
Бастан сөйләшеннән (Рязань өлкәсе):
— Сыйыр бозаулагач, пирвай савымын бозауга бирәсен. Сун
инде тагын җиде савымга тике җыйасын, пирвай савым өстенә сала барасын.
Түлке салкын җирдә тотма кирәк. Шуны тозлайсын, җоморка сытасын, казанда
пешерәсен. Ывыз агар да китердем, богар да китердем, өләштердем. Агач
кашыклар алалар да ашама тотынган вакытта маңгайга суга. Ир кешегә сукса,
сыйыр бозаулаганда үгез була, хатын кешегә сукканда — тана була. Салма
эшлиләр, йә лакша кисәләр. Катык ойотып шуны салалар, ывызны да шунда
салалар.
— Ывызны барын да бергә кушкач, җоморка сытасын,
тозлисын, саласын пикечләргә (рус. пекишек — кечкенә чүлмәк), пичкә
утыртасын, ул пешә. Салма пешерәсен, шуны тозлыкка (тоз салынган әйрән,
катык) салып, ывыз да салып ашисын. Теге йылга тагын тана бозау булсын
дип, кашык белән маңгайына суга. Күршеләргә эләшәсен. Күршеләр сага
үпмәк куйа бер кисәк.
— Җиде савымына чәке (хәтле, кадәр) ашамыйбыз сир
бозаулагач. Кучага (күп, бөтенесе бергә) җыйып ывыз пешерәсен, шул сөткә
җоморка сытасын, атлисын да пичкә куйасын чүлмәкләр белән. Катык
ойотабыз да тозлык йасыйбыз, салма пешерәбез, ывызны салабыз, ывызлы
салма була. Аны өләшәбез күршеләргә. «Ывыз ашап багыгыз, сирыбыз
бозаулады», — дип әйтәсен. Шул кешегә ывыз илтсән, тәлинкәгә үпмәк куйып
җибәрә. «Бозавыгыз зур үссен, туарларыгыз сау-сәламәт булсын», —
ди.
Сыйлык күрсәтү
Әстерхан татарларында сакланып калган борынгы йола.
Сарык суйганнан соң, сарыкның башын пешереп, аны кадерле кунаклар,
кодалар алдына кую. Аны баш тарту дип тә әйтәләр. Бу йола терлек
асраучылык белән шөгыльләнгән төрки халыклар — казахлар, кыргызлар,
каракалпакларда да бар.
Ф.С.БАЯЗИТОВА. «Татар халкының бәйрәм һәм
көнкүреш йолалары».
«Юлдаш» газетасы, № 5 (532), 2007, январь. — 16-нчы бит.
Вкусные кушания,
или Заметки на полях
Комментарии
Нургаяза Гарипова
Казанская пресса иногда обращается к разговорному
жанру носителей диалектов татарского языка. В данной статье приводятся
фрагменты труда Ф.С.Баязитовой «Праздничные и бытовые обряды татарского
народа». В ходе опроса местных жителей села
Бастаново (Сасовского района Рязанской области) рассматриваются
интересные обряды, связанные со скотоводством в хозяйстве, в частности,
обычай с использованием молóзива (молока первых шести-семи надоев после
отёла коровы).
На правах татарина, уроженца Татарстана, но 15 лет
живущего в Сасове, а летом в Бастаново, я попробую «перевести»
приводимую автором прямую речь в местном наречии на литературный
татарский язык. Не с целью исправления «неправильностей» языка, —
аста’фирулла — нет! Более того, Вы сами можете убедиться: после этого
якобы «перевода» нетрудно почувствовать как эти фрагменты на языке
бастановских татар (я по-прежнему настаиваю на «немишарской»
классификации этого говора) несколько теряют своеобразный «вкус» и
колорит. Но в данном случае для нас важен анализ. Позволю себе и
комментарии, даже осмелюсь на замечания автору. Ключевое слово «ывыз» я
оставил без изменения, хотя в Бастаново многие произносят его и как «уыс».
Абзац 1 (из предположения,
что это тоже из бастановского говора — по крайней мере, похоже)
Оригинал:
— Безнең авылда кемнең сийры бызаули, ывыз ашату була. Беләсезме ывыз ни
була? Бызаулагач, сийрның сөтләрен җийалар, сап-сары була. Җийалар
биш-алты савымын, пичтә бешерәләр зур чуйыннарда. Халкны җийалар, шул
ывызны ашаталар. Сийрга икмәк китерәләр. Йакын күршеләренә итә булганнар
ывызны. Ул шул савытны йумидыр, икмәген генә салып йибәрәдер.
Ыру-кардәшенә савытларда эләшә. Ывыз күмәче дә йабалар, ывыз белән бергә
ывыз күмәчен дә китерәләр.
Переложение:
— Безнең авылда кемнең сыеры бозаулый икән, ывыс ашату була. Беләсезме
ывыз ни була? Бозаулагач, сыерның сөтләрен җыялар, сап-сары була. Җыялар
биш-алты савымын, пичтә пешерәләр зур чуеннарда. Халыкны җыялар, шул
ывызны ашаталар. Сыерга икмәк китерәләр. Якын күршеләренә итә торган
булганнар ывызны. Менә шул савытны юмыйлар, икмәген генә салып җибәрәләр.
Ыру-кардәшенә савытларда өләшәләр. Ывыз күмәче дә ябалар, ывыз белән
бергә ывыз күмәчен дә китерәләр.
Комментарии:
В бастановском говоре в окончании притяжательного падежа нет звука «ң»,
например, вместо литературного «сыерның» звучит «сыернын». К сожалению,
в печатном варинте «Юлдаша» нет-нет да проскакивает литературный вариант.
В отличие от некоторых мишарских Интернет-авторов, я тут не буду уходить
в рассуждения о правильности или неправильности диалектизмов, а просто
попытаюсь проконстатировать факты. Единственно: мое сокращение «среднетат.»
будет соответствовать «среднетатарскому» и его синонимам «казанский» или
«литературный», когда речь идет о языке.
Неточности есть и при передаче звуков, заменяющих
среднетат. «о/ө», совсем отсутствующих в мишарских диалектах, а в данном
случае отсутствующих и в бастановском говоре. Хотя автор передает их, в
целом, правильно через среднетат. «ы/э», лишь время от времени уклоняясь
к среднетатарским «о/ө». Например, вряд ли бастановец скажет «катык
ойотып», скорее это будет: «катык ыйытып»; или: «бозау» — «бызау», «тозлау»
— «тызлау», «йомырка» — «җымырка» и т.д. (см. ниже по тексту).
А вот слово «халк» (по сути, с ударением: «хáлкъ»)
передано точно. Это слово произносится несколько резче, чем, скажем,
где-нибудь в Заказанье, но конце слова всё равно: неизменно
глубоко-заднеязычное среднетат. «к».
Абзацы 2 и 3
Оригинал:
— Сыйыр бозаулагач, пирвай савымын бозауга бирәсен. Сун инде тагын җиде
савымга тике җыйасын, пирвай савым өстенә сала барасын. Түлке салкын
җирдә тотма кирәк. Шуны тозлайсын, җоморка сытасын, казанда пешерәсен.
Ывыз агар да китердем, богар да китердем, өләштердем. Агач кашыклар
алалар да ашама тотынган вакытта маңгайга суга. Ир кешегә сукса, сыйыр
бозаулаганда үгез була, хатын кешегә сукканда — тана була. Салма эшлиләр,
йә лакша кисәләр. Катык ойотып шуны салалар, ывызны да шунда салалар.
Ывызны барын да бергә кушкач, җоморка сытасын, тозлисын, саласын
пикечләргә (рус. пекишек — кечкенә чүлмәк), пичкә утыртасын, ул пешә.
Салма пешерәсен, шуны тозлыкка (тоз салынган әйрән, катык) салып, ывыз
да салып ашисын. Теге йылга тагын тана бозау булсын дип, кашык белән
маңгайына суга. Күршеләргә эләшәсен. Күршеләр сага үпмәк куйа бер кисәк.
Переложение:
— Сыер бозаулагач, беренче савымын бозауга бирәсең. Соңрак инде тагын
җиде савымга кадәр җыясың, беренче савым өстенә сала барасың. Әмма
салкын җирдә тотарга кирәк. Шуны тозлыйсың, йомырка сытасың, казанда
пешерәсең. Ывызны тегеңә дә китердем, моңар да китердем, өләштем. Агач
кашыклар алалар да ашарга тотынган вакытта маңгайга сугалар. Ир кешегә
сукса, сыер бозаулаганда үгез була, хатын кешегә сукканда — тана була.
Салма эшлиләр, йә токмач кисәләр. Катык ойытып шуны салалар, ывызны да
шунда салалар. Ывызны барын да бергә кушкач, йомырка сытасың, тозлыйсың,
саласын чүлмәкләргә, пичкә утыртасың, ул пешә. Салма пешерәсең, шуны
тозлыкка (тоз салынган әйрән, катык) салып, ывыз да салып ашыйсың.
Киләсе елга тагын тана бозау булсын дип, кашык белән маңгаена суга.
Күршеләргә өләшәсең. Күршеләр сиңа икмәк куя бер кисәк.
Комментарии:
Начнем со слова «Үкмәк», который в статье еще встречается и в вариантах
«үпмәк» и как среднетат. «икмәк». Бастановцы же обычно это святое слово
говорят как «үкмәк», и никак не иначе, по-моему. Разве что еще и как «ипкәй».
Кстати, по случаю скажем: второй наш хлеб — картофель — в деревне
обозначается исключительно как «җир алма» (русск. буквально: «земляное
яблоко»). К последнему не сразу привыкаешь. Но, думаю, что ареал
распространения сочетания «җир алма» не ограничен Бастановом — и,
наверняка, лингвисты не обошли это вниманием…
«Лакша» (видимо, от русск. «лапша») — это обычно:
среднетат. «токмач». А вот «әйрән», в отличие, например, от обычаев
Уфимской губернии, может быть во множестве вариаций: и «тозлык», он же с
луком, с яйцами и т.д.
Отдельно хочется сказать о слове «сон» (произносится
идентично русскому «сон»), который заменяет среднетат. «соңыннан», «соңрак»,
«соңга таба» и т.п. Мне говорили, что и на крымско-татарском есть то же
слово с такой же фонетикой, но сам утверждать не могу.
Ничего не могу сказать про «пикеч», не встречал людей,
знающих это слово — за то налицо успех Баязитовой.
Судя по контексту последнего предложения, выражение «бер
кисәк» вполне могло прозвучать и как «бер к(е)сик», что в Бастаново
означает среднетат. «беркадәр», «бекавым» (русск.: немного, некоторое
количество), хотя может и означать что-то вроде как «в порядке», что мы
частенько по-русски выражаем через слово «ничего», т.е. как бы «ничего
плохого».
Абзац 4
Оригинал:
— Җиде савымына чәке (хәтле, кадәр) ашамыйбыз сир бозаулагач. Кучага (күп,
бөтенесе бергә) җыйып ывыз пешерәсен, шул сөткә җоморка сытасын, атлисын
да пичкә куйасын чүлмәкләр белән. Катык ойотабыз да тозлык йасыйбыз,
салма пешерәбез, ывызны салабыз, ывызлы салма була. Аны өләшәбез
күршеләргә. «Ывыз ашап багыгыз, сирыбыз бозаулады», — дип әйтәсен. Шул
кешегә ывыз илтсән, тәлинкәгә үпмәк куйып җибәрә. «Бозавыгыз зур үссен,
туарларыгыз сау-сәламәт булсын», — ди.
Переложение:
— Җиде савымына кадәр ашамыйбыз сыер бозаулагач. Бөтенесен бергә җыеп
ывыз пешерәсең, шул сөткә йомырка сытасың, атлыйсың да пичкә куясың
чүлмәкләр белән. Катык ойытабыз да тозлык ясыйбыз, салма пешерәбез,
ывызны салабыз, ывызлы салма була. Аны өләшәбез күршеләргә. «Ывыз ашап
карагыз, сыерыбыз бозаулады», — дип әйтәсең. Шул кешегә ывыз илтсәң,
тәлинкәгә үкмәк куйып җибәрә. «Бозавыгыз зур үссен, туарларыгыз
сау-сәламәт булсын», — ди.
Комментарии:
Разумеется, слово «бөтенесен» в местных наречиях отсутствует, есть
только «бар(ы)сын», и, действительно, чаще в ходу русское заимствование
«кучага җыйу», причем первый звук — именно глубоко-заднеязычное
среднетат. «к»: «къучага…».
Здесь так же в силе комментарий к абзацу 1 по поводу
«о/ө».
Заключение.
Речь бастановская интересна и уникальна —
это безусловно. И жаль,
что молодежь во многом не знает богатства местного татарского языка,
предпочитая русский.
|