Туган илгә һәм халкыңа мәхәббәт үзең туып-үскән якны, аның һәр сукмагын, һәр ташын, урман-болыннарын, чишмә-күлләрен күңел җылысы белән искә төшерүдән, танышларыңны, дус-иш, кардәш-ыруларны якын итүдән башлана... 

  

Александр Куприн   и
Амирхан Еники

 

Оригинал статьи И.А.Абдуллина  на татарском языке

 

Авторы — И.А.Абдуллин. 

Чыганагы: Эзләнүләр, уйланулар, табышлар.
Җыентык; төзүчесе А.К.Тимергалин — 
Казан:  Татарстан китап нәшрияте, 1989. — 295 бит.
ISBN 5-298-00545-4. 
Тиражы — 6800 данә. 

 

                            Җыентыкның тышлыгы

Игътибар: рәсемнәр аерым тәрәзәдә ачылалар.

 

И.А.АБДУЛЛИН, өлкән фәнни хезмәткәр  

АЛЕКСАНДР КУПРИН ҺӘМ ӘМИРХАН ЕНИКИ

Туган илгә һәм халкыңа мәхәббәт үзең туып-үскән якны, аның һәр сукмагын, һәр ташын, урман-болыннарын, чишмә-күлләрен күңел җылысы белән искә төшерүдән, танышларыңны, дус-иш, кардәш-ыруларны якын итүдән башлана. Борын заманнарда ата-бабаларның исемнәрен, кылган эшләрен искә алырга, авылның атаклы кешеләре турында буыннан-буынга сөйләргә яратканнар. Бу легендаларда халык тарихы үзенең конкрет чагылышын тапкан. Җиде буынга кадәр ата-бабаларны белү мактаулы эш саналган, шәҗәрәләр — калын кәүсәдән аерылып чыккан ботаклар һәм яфраклардан гыйбарәт нәсел агачлары төзелгән, һәр буын шул шәҗәрәдән үз урынын һәм үз исемен тапкан.

Пенза архивына баруымны ишеткәч, татар шәҗәрәләренең зур белгече Марсель Әхмәтҗанов Колынчаковлар шәҗәрәсен эзләвемне үтенде. Дөрес, бу турыда 1981 елны, Пенза архивында аның белән Гафур Коләхметов тормышына бәйле материаллар эзләгәндә сүз-булган иде. Ләкин ул чак икебезнең дә кул җитмәде, һәм, ниһаять, 1987 елның июль ае. Өлкә архивларында, кагыйдә буларак, берничә йөз меңнән миллионга якын эш саклана, һәр эшнең уртача йөз-йөз илле биттән торуын искә алганда, үзеңә кирәкле язмаларны эзләү печән кибәненнән инә табарга тырышу кебек бер шөгыль икәнен күз алдына китерү кыен түгел. Шуннан соң инде һәр кәгазь бите күпме кеше кулы аша узган Мәскәү, Ленинград архивларында В. И. Ленин, А. С. Пушкин, Л. Н. Толстой шикелле күренекле политик һәм әдипләрнең хатлары, әсәрләре бүгенге көндә дә табылып торуга ник гаҗәпләнергә! Тар гына вакыт эчендә эзләгән нәрсәң табылмыйча, һич уйламаган нәрсәләр килеп чыгуга инде күнегелгән. Кыскасы, Пенза өлкәсенең дәүләт архивы уку залына кереп утырганчы ук, күңел түрендә татарча кулъязмалар яки шәҗәрәләр табып булмасмы дигән өмет пыскый иде.

һәм менә алдымда «Пенза дворян депутатларының җыелышы» дип исемләнгән 196 фондның тасвирламалары. 1784—1917 елларны эченә алган бу фондка 7053 эш тупланган. Архив директоры Вячеслав Степанович Годин миңа икенче тасвирламадан башларга киңәш итте. Аңың беренче битләрен ачам: Акчигитов Мухамметтан Алтынбаевич (язылышны үзгәртмичә калдырам) —татар әдәбиятында беренче роман язган Муса Акъегетзадә әтисенең шәхси эше. Акчуриннар (Смәел Акчурин эше 708 биттән тора), Агишевлар, Бахтыгозиннар, Бибарсов, Дәүләткилдиевләр (рәссам Касим Дәүләткилдиевнең йорты заманында РСДРПның Уфа комитеты членнарының яшерен квартирасында әйләнә, биредә РСДРПның Үзәк Комитет члены И. А. Саммер туктала, 1906 елны Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә татар телендә большевистик листовкалар басыла), Еникеев, Кудашев, Кугушевлар, Маминнар, Тенишевлар һ. б., татар халкының тарихында гына түгел, гомум Россия тарихында да эз калдырган шәхесләр, гаиләләр...

Колынчаковларның алты эше саклана. Арадан иң калынрагы 1223 эш. «Дело о доказательстве дворянства господ прапорщиков князей Петра и Родиона, поручиков Льва, Василия и Михаила Федоровых детей князей Колунчаковых» дип атала. 1793 елның 15 январеннан башланган. Алексей Михайлович (1629—1676) һәм аның улы Федор Алексеевич (1661—1682) патшалык иткән чорда көчләп чукындыру политикасы үткәрелә: йомышлы татар морзалары алдында я христиан динен кабул итү (һәм морзалык, князьлек исемнәрен, җирләрен, авылларын саклап калу), я элекке дәрәҗәләреннән, мал-мөлкәтләреннән «азат ителеп», имана түләүче крестьяннар сословиесенә күчү мөмкинлеге ачыла. Татар морзалары һәм биләренең бер өлеше, «үз күлмәген якын итеп», чукынырга мәҗбүр була. Ата-баба гореф-гадәтләрен һәм динен саклап калган икенче өлешенең җир-суларын, авылларын чукынган туганнарына бирәләр яки чиркәү, монастырь биләмәләрен киңәйтәләр. Котлымәмәт князь Колынчаковның улы Федор исемен ала. Федор бер улына Лев исеме кушса да, Рәҗәп һәм Ибрай әтиләренең ихтыярына буйсынмыйлар— имана түләүче җирсез крестьянга әйләнәләр. Дөрес, һәртөрле түләүләрдән йончыган кайбер элекке морзалар бераздан «акылга килеп», христиан диненә чыгалар. Әмма инде соң була. 1785 елны Екатерина II «Жалованная грамота дворянству» актын кабул  иткәч кенә элекке морзалыкларын я князьлекләрен документлар белән раслый алган нәселләргә князь, морза дәрәҗәләрен кире кайтарып алу мөмкинлеге бирелә. «Пенза дворян депутатлары җыелышы» фондына тупланган шәхси эшләрнең күпчелеге — шул форсаттан файдаланып калырга омтылу җимеше.

Шуннан инде соңарып чукынган элекке князьләр токымы мөселман кардәшләрен эзләп таба, шәҗәрәләрен күчерә башлый. Әмма мал-мөлкәтләреннән, исем-дәрәҗәләреннән бер көн эчендә мәхрүм иткән патша хөкүмәте морзалык яки князьлекне (һәм шул дәрәҗәләргә бәйле өстенлекләрне) кире кайтарырга ашыкмый. Шәҗәрәләрдәге буыннарның морза я князь дип аталуларын XV—XVII гасыр патша грамоталары, писцовый кенәгәләр һәм башка документлар белән раслата. Ә бу шәҗәрәләрнең тарихи чыганак буларак кыйммәтен бермә-бер күтәрә.

Рус телендә төзелгән һәм дөреслеген раслап 1793 елны күпләр кул куйган Колынчаковлар шәҗәрәсенә килик1.

Колынчаковлар шәҗәрәсе

Шул ук эштән Колынчаковлар Темников (Төмән) өязеннән килгәне (5 кәгазь) һәм китерелгән дәлилләре нигезендә Пенза наместниклыгындагы князьләр һәм дворяннар кенәгәсенә 1795 елның 5 ноябрендә кертелгәне (78 кәгазь) күренә.

Алда әйтелгәнчә, шәҗәрә моннан ике йөз ел элек төзелгән. Пенза краен өйрәнүче П. А. Фролов документлар буенча Колынчаковлар нәселенең дәвамын китерә2:

Колынчаковлар нәселең дәвамы

Шулай итеп, Колынчаковларның князь Күгүштән (Кугуш) башланган нәсел йомгагы атаклы рус язучысы Александр Иванович Купринга (1870—1938) китерә. Бу турыда ул үзе белгәнме соң? Рус язучысы И. А. Бунин Купринның «әнисе Любовь Алексеевна татар фамилияле княжна иде һәм Александр Иванович үзендә татар каны булу белән бик нык горурланадыр иде», «ә берара хәтта төсле түбәтәй киеп йөрде»3, дип искә төшерә. «Юнкерлар» исемле автобиографик романында А. И. Куприн үзе дә: «Мин әнием ягыннан татар князьләреннән чыкканмын»4,—дип туп-туры әйтә. Ул гына да түгел, Колынчаков (Колунчаков) фамилиясенең «бер яшьлек тай» мәгънәсендәге колынчак сүзеннән алынганлыгын да яхшы белә. Әнисенә 1910 елны язган бер хатында: «Балконымда әләм җилферди, аңа яшел басудагы колынчак рәсеме төшерелгән»,— ди. И. А. Бунинга язган хатында исә: «Бу әләм әнием принцесса Колунчакованың алпавыт җанлылыгыннан: яшел басу фонындагы алтын колынчак — герб ул»5,— дип аңлата.

Татар образлары аның иҗатында да (һәм һәрвакыт уңай) чагылыш таба. «Новый мир» журналының 1957 елгы саннарында миңа рус язучысы һәм сәнгать белгече Л. Д. Любимовның «Ят җирләрдә» («На чужбине») исемле истәлекләрен укырга туры килде. Анда атаклы «Гранат кашлы беләзек» хикәясенең баш каһарманы княгиня Вера Шеинаның прототибы итеп А.И.Куприн Любимовның әнисен (кыз фамилиясе Туган-Барановская) алуы, элекке татар княжнасы белән әдипнең күптәнге дуслыгы турында яза. Ерак казах далаларындагы Париж авылыннан мөрәҗәгать итүемәме, әллә башка сәбәптәнме Лев Дмитриевич миңа 1958 елның 26 сентябрендә җавап язды: «Сезгә әнием (Купринның княгиня Вера Шеинасы) фоторәсемен җибәрәм (...) Бөтен иҗаты кебек үк, Куприн шәхесе кешеләргә назлы, игътибарлы, барысын да гафу итүчән мәхәббәт белән балкый иде (...) Мине Сезнең белән дә, Куприн белән дә кайнар, мәңге тере татар каны туганлаштыра» (хат мәкалә авторында саклана).

Кызының истәлекләренә караганда, А.И.Куприн Колынчаковлар нәселенең Касим ханның яраннары буларак Россия тарихында XVI йөздән үк күренә башлауларын да сөйләргә яраткан6. Чыннан да, Иван Грозныйда йомышчы булып хезмәт иткән Колынчак Еникеев атлы отряды белән Рус дәүләтенең көньяк чикләрен нугайлар һәм Кырым татарларыннан саклаган. 1577 елның март аенда алган «Падишаһ грамотасы»нда: «Бөтен Русь падишаһы һәм бөек князе Иван Васильевичтан Темниковтагы Колынчак князь Еникеевка.
   Безнең элекке указ һәм исемлек буенча 1 апрель көненнән Польша җирләренә Темниковтан һәм Кадомнан чик сакчылары җибәрергә боерыла»7.

Шул ук елны Иван Грозныйның жалованная грамотасы буенча Колынчак һәм аның якын туганнарына яхшы хезмәтләре өчен «мал-туар, кешеләр, төрле вак терлек, чолык җирләре, мордвалардан князь Еники алган кебек үк ясак алу, тамга (пошлина — И. А.) алу хокукы, балык тоту, өстенлекләр, кондыз аулау һәм төрле җир-сулар» бирелә8. Бөтен Русь падишаһы һәм бөек князь Федор Иоаннович грамотасы белән 1591 елны аның бөтен хокуклары һәм өстенлекләре улы Келмамай морза князь Кулунчаковка күчә9. Хокук һәм өстенлекләр улына гадәттә атасы дөнья куйгач күчүен истә тотсак, Колынчак 1591 елны, ә аның әтисе Еники 1577 елны үлгән дияргә нигез кала.

Шәҗәрәдәге Еники (русчасы Еникей), Тенеш (русчасы Теныш, Тениш) исемнәрен укыгач, моннан дүрт ел элек булган вакыйга хәтергә төште. Күренекле тюрколог, СССР Фәннәр академиясенең член-корреспонденты Әдһәм Рәхимович Тенишев белән әңгәмә корган чакларда ул Әмирхан ага Еникинең, кешеләрнең эчке дөньясын гаять нечкә сурәтләвенә сокланып, һәр әсәрен көтеп алуы һәм ләззәтләнеп укуы, аның белән очрашырга хыяллануы турында сөйли иде. 1984 елның апрелендә Әдһәм ага Казанга килгәч, таныш язучылар шундый очрашуны оештырдылар. Дөньякүләм атаклы галим белән татар әдәбиятының зур әдибе Әмирхан Еникинең мавыктыргыч әңгәмәсендә Әдһәм Рәхимовичның: «Әмирхан ага, без Сезнең белән фикердәшләр генә түгел, миндә сакланган шәҗәрә буенча кан кардәшләр дә икән»,— дигән сүзләре хәтергә уелып калган.

Әмирхан ага, «Яңа Каргалы авылына ике йөз ел» исемле кулъязмага тупланган чыганакларга нигезләнеп, Касыйм ханлыгы һәм Темников җирләрендә ерак заманда «Бихан исемле бер князь (бәк) яшәгән. Шушы Биханнан тора-бара Кугушев, Акчурин, Кутуев, Муратов фамилияләре үрчеп, тармакланып чыккан. Ә Кугушевлардан берсенең исеме Күлдәш булган, Күлдәштән исә Еникей туган» һәм үз бабаларының фамилияләре Күлдәш улы Еникейдән башланып китә10, дип саный. Әмма Тенишевларның шәҗәрәләрендә Еники (Еникей) Тениш Кугушевның өченче улы дип күрсәтелә11:

Тенишевларның шәҗәрәсеннән

Ә. Еники Башкортстанның хәзерге Чакмагыш районы Яңа Бәшир авылында яшәүче «Еникеевләрнең нәсел башы князь Тенишев. Аның да Еникей исемле улы булган — менә шуңардан икенче тармак Еникеевләр үрчеп киткән»12 дип исәпли. Килдишевлар (Күлдәш исеменнән алынмадымы икән?), Кудашевлар, Кугушевлар һәм Еникеевләрнең шәхси эшләрен әле өйрәнәсе бар. Тик менә Колынчаковлар, Тенишевлар һәм Еникеевләр шәҗәрәләрендәге Темников князьләренең Күлдәштән кала беренче буыннары (Күгүш—>Тениш—>Еники) туры килү очраклы түгел. XVI йөз тарихи чыганакларында бу исемнәр еш очрап та, Күлдәш (Килдеш, Кудаш?) күренмәү дә колакны сагайта.

Сарово монастыре фондында сакланган шәҗәрәләрдә Кудашев, Тенишев, Янгалычевлар нәселе Алтын Урдадан чыккан һәм Мокша елгасы буендагы татар, мордва шәһәрләре һәм авылларын үз кул астында тоткан татар князе Беханнан (икенче төрле әйтелеше — Бихан) башлана13.

Князь Тениш Кугушевка исә бөек князь Василий Иоанно-вичның 1528 ел 9 март һәм 1538 ел 5 февраль грамоталары белән Мещерада Югары Пыжово һәм Козлово авыллары һәм үз биләмәләрендәге кешеләрне үзе хөкемгә тарту хокукы бирелә14.

Темников князе Еники рус елъязмаларында 1552 елны очрый башлый. Казанны алырга баручы Иван Грозный 1552 елның август башында Алатарь (Олатор) елгасы буенда туктагач, аның алдына Темников князе Еники (Еникей) килеп баса һәм барлык Төмән татарлары һәм мордвалары белән рус гаскәрләре кичәр өчен елга аша өч күпер салып бирә15. 1553 елның 6 сентябрендә Иван Грозный баш күтәргән Казан татарларын бастырыр өчен Арчага һәм Арча крепостена өч полк һәм князь Еники җитәкчелегендәге Темников мордваларын җибәрә16. 1555 елның сентябрендә Казан татарларын бастырыр өчен өч зур полкка ярдәмгә Еники князь Тенишев җитәкчелегендәге Темников татарлары бара. 1558 елны Еники Тенишевның Темников воеводасы булуы да    билгеле16а.  Ямаш (Емаш), Исәш (Исяш) һәм Еникигә Иван Грозный әтиләренең биләмәләрен һәм Югары Пыжово  авылын17, абыйлары Ямаш  (Емаш)  һәм Исәш  (Исяш) морза  Тенишевларга (Күгүш улларына) Тау  ягында баш күтәргән Казан татарларын «тынычландырган» өчен 1554 елның 19 март грамотасы белән ясак җыю хокукын бирә18. Мин биредә аларның хезмәтләренә һәм куйган максатларына бәя бирергә җыенмыйм. Мәсьәләгә нинди   күзлектән карыйсың бит.  Бу очракта Колынчаков, Тенишев һәм Еникеев шәҗәрәләрендәге исемнәрнең бер үк реаль шәхесләр булуы һәм буыннарның тарихи чыганаклар  белән раслануы мөһим.

Еникиләр нәселенең шәҗәрәсе архивларда табылыр дип уйлыйм. Әмирхан ага Биханнан Кугушевлар чыккан, Күлдәш Кугушев улы Еникей булган, «бу Еникейдән   тагын биш ир бала туган: Алакай,   Идей, Терегол,   Усангали, Иртуган.  Башкортстанга күчеп килгән безнең бабайлар менә шул Идей белән Тереголның дәвамы икән», атакай төзеп калдырган шәҗәрәдә «иң баштагы  дүрт кырлы беренче  шәкел эченә «Хансуар  бабай Еникеев» дип язып куелган. Бу Темников өязендә яшәп, шунда вафат булган бабабыз икән. Аның улы  Бәшәр Еникеев Темниковтан башкорт җиренә беренче килеп утырган бабабыз була», ә  аннан  соң «Хәсән — Әхтәм — Әхмәтҗан — Нигъмәтҗан — Әмирхан»19, ди. Әмирхан аганың үзендә сакланган шәҗәрәсен Тенишевлар һәм Колынчаковлар шәҗәрәләре һәм  архив чыганаклары белән чагыштырып, бу зур нәсел агачының кәүсәсен түбәндәгечә  күз алдына китерергә мөмкин:

Ә.Еникиның шәҗәрәсе 

177320 (ә икенче мәгълүматка караганда 178221) елны Уфа наместниклыгына күчеп килгән Еникеевлар һәм Терегуловлар исеменнән Бәләбәй округы Каргалы авылының йомышлы морзасы Шабан Еникеев морзалыкларын раслаучы документларның күчермәләрен наместник генерал-майор Пеутлингка тапшыра. 1790 елның 12 февралендә Пеутлинг тарафыннан Сенатка җибәрелгән бу эш өч елдан Пенза дворян депутатларының җыелышына килеп керә. Анда тупланган документлар ни сөйлиләр? Бөек князь Федор Иоаннович һәм Михаил Федоровичларның 1594 һәм 15,97 елгы грамоталары буенча Темников өязе Аксел авылындагы җирләр Идей морза Еникеев биләмәсендә була. 1621 һәм 1622 елларны Темников өязендәге Полянки (Идеев починок) авылы да Идей морза Еникеевкә язылган. 1629 елның 30 апрелендә ул падишаһ һәм бөек князь Михаил Федоровичтан Темников һәм Кадом өязләрендәге җир биләмәләре һәм чолык җирләренең Идей морза Еникеевнекеләр икәнен кабат раславын үтенә22.

Димәк, Идей Еникеев тә XVI йөзнең ахыры — XVII йөзнең башында Темников һәм Кадом өязләрендә җир биләгән реаль шәхес, Еники морзаның токымы икән. Шушы ук эштәге 1679 елгы документтан Идей морзаның улы Усеин икәнлеге дә ачыклана. Ә 1675 ел тирәләрендә язылган җир документларында Усанолей Едиев мурза Еникеев исеме китерелә23. Мишәр әйтелеше һәм русча язылышны һәм «Соңгы китап»тагы Усангалине искә алганда, бу Хөсәенгали (мишәрчә Үсәенали), кыскартыбрак әйтелеше Хөсәен (Үсәен) түгелме икән дигән фикер уята.

1625 елда Казан сараеның приказы Темников өязе морзаларыннан Көчекәй (Кучюкай) уллары Бекбулат (Бикбулат), Касыйм һәм Будалей князь Еникеевләрнең Зур Аксел (Б. Оксел) елгасы буенда җир биләмәләре бар дигән документ чыгара24. Документта Көчекәйнең кем улы икәнлеге әйтелмәгән. Ул Идей улы түгелме? Чөнки һәр икесенең дә җирләре Аксел елгасы буенда. Эзләнәсе бар. Ә менә аның уллары нәсел агачында шик уятмый. Кечекәйнең улы Будалей үлгәч, аның Темников өязе Зур Аксел, Үри (Урей), Чорная елгасы буендагы һәм Касыйм һәм Кадом өязендәге җирләре 1657 елның 2 июнендә грамота «белән балигъ булмаган Хансүәр (Хонсювяр) морза Будали улы князь Еникеевкә күчә25. Ә Хансүәрнең «Соңгы китап» тагы Хансуар бабай икәнлеген чамалау авыр түгел. (1657 елны әле балигъ булмаган Хансуәр белән 1773 елда Башкортстанга күчеп килгән Бәшәр арасында тагын кемдер булуын Әмирхан ага бу мәкаләнең кулъязмасын укыгач искәртте.).

Гади кешеләрнең эчке дөньясын, нечкә лиризм, салмак тел белән сурәтли алу куәсенә бер үк дәрәҗәдә ия булган рус язучысы Александр Куприн белән татар әдибе Әмирхан Еники шулай итеп йомышлы татар князь Еникинең ерак оныклары булып чыгалар.

Хансүәр Еникеев һәм Федор Кольгачаков яшәгән буынга патша хөкүмәте чиксез бәлаләр китерә. Гаять укымышлы һәм алдынгы фикерле саналган Федор Алексеевич патша указы буенча татар морзаларына үзләре чукыну һәм балаларын, туганнарын һәм бар халкын чукындыру өчен иң соңгы срок итеп 1682 елның 25 феврален билгели26. Элегрәк вассал, ә соңыннан тәлабә (подданный) буларак рус дәүләтенә гасырлар буенча турылыклы хезмәт иткән, Рус илен Кырым, төрек, швед, поляк баскыннары һөҗүменнән үз-үзләрен аямыйча саклаган татар йомышлыларын җирләреннән, ата-бабаларының меңәр елгы рухи байлыгыннан, гореф-гадәтләреннән көчләп аералар. Ә. Еникинең «Соңгы китаб»ындагы Алкай (Галикәй булырга тиеш) оныгы Семен Сюнякай улы Еникеев Алексей Михайлович патшага 1680 елны язган гозерендә Россия өчен Вильнода һәм Ригада рус-швед, Чигирин һәм Киевта рус-төрек сугышларында катнашуы турында яза27. Соңгысы украин халкының бәйсезлек өчен көрәше икәнлеген дә онытмыйк. Үз алдына христиан динен көчәйтү бурычын куйган патша хөкүмәте әхлак нормалары белән исәпләшми — ата улыннан, ана кызыннан, халык үзенең үткәненнән аерыла, рус князьләре һәм патшалары әмере буенча Кырым, төрек походларында мөселманнарга каршы рус гаскәриләре белән иңгә-иң торып кан койган татар йомышлылары, аларның аталары һәм уллары бар нәрсәләреннән мәхрүм ителә. Әйтелгән сроктан аз гына соңарып чукынган князь Василий Тенишев, туганы Тимергуҗа Еникеев җирен бирүләрен үтенеп, патша алдында баш орырга мәҗбүр була28. Әмирхан ага Еникинең җирсез калган бабалары туган-үскән якларын, ата-бабаларының зиратларын ташлап Башкортстан далаларына китә...

Бер-берләренә җилем белән ябыштырылган кәгазь битләренә язылган шәҗәрәләр Россия халкы һәм аның бер өлешен тәшкил иткән татар халкы ерак тарихының моңарчы билгесез һәм вакыт-вакыт фаҗигале сәхифәләрен менә шулай ачалар, рус һәм татар әдипләре, гаскәриләре, укымышлылары һәм гади игенчеләренең туганлык җепләре белән бәйләнешен конкрет күз алдына китереп бастыралар. Екатерина II указы чыккач, христиан Дәүләткилдиевләр һәм Тенишевлар татар туганнарыннан ярдәм алалар. А. Куприн ерак Париждагы рус эмигрантлары арасында да үзендә татар канын тоя. Татар язучысы Әмирхан Еники рус солдатлары белән бергә Совет илен фашист илбасарларыннан саклый. Күренекле тарихчы һәм географ Л. Н. Гумилев (шагыйрә Анна Ахматованың улы) «Безнең туганлык тамырлары» исемле интервьюсында академик В. И. Вернадскийның «Россия үзенең тарихы, этник составы һәм табигате белән Европа иле генә түгел, ул Азия иле дә. Без ике континентның вәкилләре, безнең илдә, яшәп килгән рухи көчләрнең тамырлары Европаның үткәненә генә түгел, Азия тарихына да барып тоташа» дигән сүзләренә игътибар юнәлтә29. Рус һәм татар әдәбияты вәкилләренең нәсел шәҗәрәләре шундый туганлык тамырларын ача.

 

1.      Пенза өлкәсенең дәүләт архивы, 196 фонд, 2 тасвирлама, 1223 эш, 27-28 кәгазьләр.

2.    Фролов П. А. А. И. Куприн и Пензенский край.— Саратов, 1984, форзац. 

3.   Бунин И. А. Собрание сочинений. 9 томда, т. 9. М., 1967, 393-394 битләр. 

4.     Куприн А. И. Собрание сочинений. 9 томда, т. 8. М., 1964, 198 бит. 

5.     Фролов П. А. Күрсәтелгән хезмәт, 11 бит. 

6.     Куприна К. А. Куприн — мой отец. М., 1979. 19 6ит. 

7.     Акты Московского государства т. 1: Разрядный приказ. Московский стол. СПб, 1890, 19-20 битләр. 

8.  Пенза өлкәсенең дәүләт архивы, 24 фонд, 1 тасвирлама, 461 эш, 114 кәгазь. 

9.  Холмогоровы В. и Г. Материалы для истории, статистики и археологии Темникова и его уезда XVII и XVIII столетий (Темниковская десятина). Приложение к «Известиям Тамбовской Архивной комиссии», Тамбов, 1890, 3—4 битләр. (Мәгълүматлар П. А. Фролов хезмәтеннән алынды). 

10. Еники Ә. Соңгы китап. Казан, 1987, 9 бит. 

11. Пенза өлкәсенең дәүләт архивы, 196 фонд, 2 тасвирлама,  3034 эш, 122-125 кәгазьләр. 

12. Еники Ә. Күрсәтелгән хезмәт, 10 бит. 

13.Сафаргалиев М. Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960. 95 бит. 

14.Пенза өлкәсенең дәүләт архивы, 196 фонд, 2 тасвирлама, 3034 эш, 126-127 кәгазьләр. 

15.Полное собрание русских летописей, т. XXIX. М., 1965, 92 бит. 

16.Шунда ук, 101, 197 бит. 

16а. Разрядная книга 1475—1598 гг. М., 1966.— 147, 148, 166 битләр. 

17.Пенза өлкәсенең дәүләт архивы, 196 фонд, 2 тасвирлама, 3034 эш, 126 кәгазь. 

18.Документы и материалы по истории Мордовской АССР, т. I. Саранск, 1940, 148 бит. 

19.Еники Ә. Күрсәтелгән хезмәт, 9, 14-15 битләр. 

20.Шунда ук, 12 6ит. 

21.Пенза өлкәсенең дәүләт архивы, 196 фонд, 1 тасвирлама, 3071 эш, 43 кәгазь. 

22.Шунда ук, 41-50 кәгазьләр. 

23.Документы и материалы по истории Мордовской АССР. Т. I. 2 нче кисәк. Саранск, 1950, 420 бит. 

24.Шунда ук, 326 бит. 

25.Шунда ук, 324 бит. Будалей, Будали — Будагали исеменнән (Вельминов-3ернов В. В. Исследование о касимовских царях и царевичах. 2 нче кисак. СПб, 1864, 85 бит.). 

26.Х[ристофоров] И. Исторические акты, относящиеся до обращения в христианство, при царе Федоре Алексеевиче, князей и мурз татарских, а также мордвы, черемис и других инородцев. [Симбирск, 1880]. 5-6 битләр. 

27.Документы и материалы по истории Мордовской АССР. т. I. 2 нче кисәк. Саранск, 1950. 351-354 битләр. 

28.Христофоров И. Күрсәтелгән хезмәт, 25-26 битләр. 

29.Известия, 1988, 13 апреля. 

 

 

  

Viewing    
is guaranteed    
only with    
browser IE5.5    
or later version.   
Text only russian   .